«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» номинация җиңүчесе: Иң кыены ачык дәрес булды

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе җиңүчесе Альбина Яруллина бәйгегә әзерлек барышында үзендә үсеш сизгәнен әйтте.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә конкурста иң авыр этап ачык дәрес бирү булганын әйтте.

«Ачык дәрес бирү этабы иң кыены булды. Үзеңнән генә түгел, күп нәрсә балалардан да тора. Балалар белән уртак тел табып, 25 минут эчендә аларны кызыксындырып өлгерергә кирәк», — диде. Альбина Яруллина дәресләрендә ИКТ технологияләр, уен технологияләре кертергә тырышканын әйтте.

Альбина Яруллина фикеренчә, теләсә нинди бәйге кешене комфорт зонасыннан чыгара.

«Гомумән алганда, бик авыр булды. Булдыралганча тырыштым, тик беренче урынны алырмын дип уйламадым. Минемчә, үз эшен ярата торган һәр укытучы шушы бәйгедә катнашырга тиеш, чөнки ул һөнәри үсеш бирә. Кыска гына вакыт эчендә аңлап-белеп өлгермәгән әйберләрне теләсәң, теләмәсәң дә, өйрәнәсең, белергә тиеш буласың. Әзерлек барышында үземдә үсеш сиздем», — дип әйтте.

«Интернет-ресурслар» дигән беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда конкурсантлар үзенә таныш булмаган укучылар белән ачык дәрес үткәреп күрсәткәннәр. Шулай ук, дәрестән тыш чара уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче турда финалистлар көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү-эзләнү эше алып бару сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә мәгарифнең актуаль сораулары буенча укытучылар фикерләрен җиткергәннәр.