«Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды

Тугыз номинациядә җиңүчеләрне Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан шәһәре ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды. Үз фәненең абсолют остасы итеп, Казанның Киров районы 4 нче гимназия-интернатында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова танылды.

Бәйге 2019 елның октябреннән 2020 елның февраленә кадәр узган. «Интернет-ресурслар» дигән беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда конкурсантлар үзенә таныш булмаган укучылар белән ачык дәрес үткәреп күрсәткәннәр. Шулай ук, дәрестән тыш чара уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче турда финалистлар көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү-эзләнү эше алып бару сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә мәгарифнең актуаль сораулары буенча укытучылар фикерләрен җиткергәннәр.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең укытучыны изге кеше итеп кабул иткән буын вәкиле булуын искәртте. «Бирегә иң яхшы укытучылар җыелган, алар ярдәме белән меңләгән укучы белем туплый, алдынгы күрсәткечләргә ирешә, уңышлар казана. Без сезгә ышанабыз, иң кадерле кешеләребез балаларыбызны ышанып тапшырабыз», — диде. Мэр катлаулы чорларда да укытучылар гел һөнәренә тугры калганын билгеләп үтте, фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Быелгы бәйгедә катнашучы иң яшь укытучыга 21, иң өлкәненә 73 яшь булуын, республика күләмендә барлыгы 500гә якын кеше катнашуын искәртте. «Безнең өчен җиңелгәннәр юк, һәркайсыгызны бәялибез. Тик бәйге бәйге булып кала, конкурс комиссиясенә сайлау авыр булгандыр», — диде Илсур Метшин.

«Педагогик дебют» номинациясеннән кала, конкурста өзлексез стажы биш елдан да ким булмаган укытучылар катнашкан. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә беренче урынны Мәскәү районы 311 нче балалар бакчасы хезмәткәре Юрий Шулятьев яулады.

«Өстәмә белем өлкәсе педагогы» номинациясендә җиңүгә Киров районы «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәре Аида Горбунова иреште. «Тәрбия эше буенча директор урынбасары» номинациясендә Мәскәү районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 172 нче мәктәбе хезмәткәре Вероника Державинага тиңнәр табылмаган.

«Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы» номинациясендә җиңүче итеп, Совет районының 161 нче мәктәбе укытучысы Валерий Воробьев игълан ителде. «Педагог-психолог» номинациясендә Совет районы 15 нче мәктәп укытучысы Румия Консбаева җиңүче булды. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18 нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

«Педагогик дебют» номинациясендә 1 нче гимназия вәкиле Гаяз Гыйльманов беренче урынга чыкты.