news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Салкынлык полюсы” экспедициясендә катнашучылар уникаль эксперименталь тикшерүләр уздырган

Экспедиция миссияләренең берсе – экстремаль шартларда кеше организмының резерв мөмкинлекләрен тикшерү

 (Казан, 11 март, «Татар-информ»). “Ышанычлы машиналар. Нык кешеләр” экспедициясендә катнашучылар уникаль эксперименталь тикшерүләр уздырган.

Вакыйгалар урыныннан булган мәгълүмат буенча, Марсны колонизацияләү программасы өчен, планлаштырылган тикшеренүләрне уздырып булган. Экспедициянең су астына төшү буенча дөнья рекордын куюдан тыш, тагын бер миссиясе - экстремаль шартларда кеше организмының резерв мөмкинлекләрен тикшерү булган.

Экспериментларның нәтиҗәләре 13 нче мартта, экспедициядә катнашучылар Мәскәүгә катйкач, билгеле булачак. Шулай ук эксперимент турында тулырак мәгълүматлар 14 нче мартта Казанда экспедициядә катнашучылар белән очрашуда әйтеләчәк, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең ТРдагы бүлеге пресс-секретаре Алинә Искәндәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot