“IT-чемпион-2014” конкурсына рәсми старт бирелде

Быел бәйгедә укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнаша

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). 15 марттан “ IT-чемпион-2014” конкурсына старт бирелә. Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында конкурс уңаеннан үткән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

“Конкурс электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Былтыр бәйгедә 360 гомуми белем бирү учреждениесеннән 250 мең укучы катнашты. Электрон хезмәтләрдән 320 мең өлкән кеше файдаланды, шәхси кабинетларның саны 850 меңгә җитте. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга артык дигән сүз. Портал аша 159 млн. сумлык 196 мең түләү эше башкарылган”, - диде әлеге уңайдан Роман Шәйхетдинов.

Министр сүзләренчә, электрон хезмәтләрне бу рәвешле популярлаштыру – шактый инновацион алым. “Конкурс балалар ярдәме белән халыкка хезмәтләр порталының һәм мобиль кушымталарның уңайлылыгын җиткерә. Укучылар өчен конкурста катнашу – хезмәтләрне популярлаштыру гына түгел, көндәшлеккә сәләтле шәхес буларак формалашуга да ярдәм итә”, - диде ул.

2013 елда портал аша күрсәтелгән электрон хезмәтләрнең саны 25 млн.нан артып киткән. Быел бу күрсәткечне 40 млн.га җиткерергә уйлыйлар.
Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов та катнашты. Ул быел конкурска кертелгән кайбер үзгәрешләр белән таныштырып үтте. “Узган ел конкурс шактый уңышлы узды, аны быел да оештыруны сораган мөрәҗәгатьләр шактый булды. “ IT-чемпион-2014”кә 15 мартта старт биреләчәк”, - дип башлады ул үзенең чыгышын.
Урынбасар сүзләренчә, быел конкурста укучылар гына түгел, мәктәпләр дә катнаша алачак. “ IT-чемпион-2014” 2 этапта үтәчәк – май һәм декабрь айлары азагында. Узган ел номинацияләр саны 4 әү булса, быел аларны 2 гә генә калдырганнар. Беренче номинация – “Иң актив укучы”. Конкурста катнашкан муниципаль берәмлекләрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыган һәм чара кысаларында иң югары балларны җыйган балалар бүләкләнәчәк. Былтыр бүләк сыйфатында укучыларга iPadлар тапшырылган булган, быел исә оештыручылар ноутбуклар өләшергә уйлый. “Беренче этапта җиңү яулап ноутбук алган укучы икенче этапта да ноутбукка ия булачак дигән сүз түгел. Икенче этапта катнашканда, мондый укучының баллары нольгә тигезләштерелә һәм җиңгән очракта да, ул үз балларын кыйммәтле бүләкләргә алыштыра алачак, ике тапкыр бер үк бүләк бирелми”, - диде әлеге уңайдан. А. Поминов. Җиңү яулаучылар өчен барлыгы 306 ноутбук каралган.

Икенче номинация “Иң актив мәктәп” дип атала. Конкурста катнашкан һәр муниципаль берәмлектән бер генә мәктәп сайлап алыначак. Мәктәпләрнең балларны җыю алымы башкача исәпләнә – мәктәп буенча җыелган барлык балларны укучылар санына бүлеп караячаклар. “Бу, зур мәктәпләр белән беррәттән, кечерәк мәктәпләрнең дә җиңү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә”, - диде әлеге уңайдан Андрей Поминов. Җиңүче мәктәпләр интерактив җиһаз комплектлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 иң актив мәктәп тә сайлап алыначак. Алар мобиль сыйныфлар белән бүләкләнер дип планлаштырыла.