Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы башланды
Уңышларга ирешкән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында Төмән өлкәсенең ун муниципаль берәмлегеннән мәктәп укучылары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Олимпиадада катнашучыларның саны даими рәвештә артуы сөендерә: узган ел алар 45 булса, бүген Төмән өлкәсенең 10 муниципаль берәмлегеннән 66 укучы катнашты. Биредә Казар мәктәбе дә, Тубылның 15 нче мәктәбе дә, шулай ук Төмән, Тубыл, Вагай, Ярковский, Ялутор, Түбән Тавда, Аромаш районнары да бар», — диде татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина.
Тантаналы чарада Төмән өлкә Думасы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Артюхов катнашты. Ул укытучыларга хезмәтләре, белемнәрен үсеп килүче буынга тапшырырга омтылулары өчен рәхмәтен белдерде.
Депутат шулай ук Казар авылының 52нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамовага, Муллаша урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрахимовага һәм Тубыл районының Лайтамак мәктәбе педагогы Роза Ишкуловага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз