Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк
Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан була, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханы бирергә теләүче Татарстан укучыларына 1 февральгә кадәр гариза язарга һәм имтихан бирә торган фәннәрне сайларга кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«1 февральгә кадәр өлкән сыйныф укучылары имтихан өчен мәҗбүри булмаган фәннәрне сайларга тиеш. 1 февральдән соң гаризалар кабул ителми», – диелгән министрлык хәбәрендә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фән буенча узачак. Рус теле һәм математика - мәҗбүри фәннәр, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый, аларның саны чикләнмәгән.
Өлкән сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханында катнашу турындагы гаризаны үзе укый торган мәктәптә бирә. Узган елгы чыгарылышлар яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз