Р.Шәйхетдинов: “Казанның элемтә электротехникумы үзенең иң яхшы традицияләрен саклап калуга һәм матди-техник базасын ныгытуга иреште”

Казан элемтә электротехникумына – 80 яшь

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан элемтә электротехникумы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан уку йортын котларга ТР вице-премьеры – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, министр вазифаларын башкаручы Данил Мостафин һәм башка бик күп мактаулы кунаклар килде. Алар арасында Казанның элеккеге мэры, юбилеен билгеләп үтүче техникумда белем алган Камил Исхаков та бар.
Бүгенге көндә техникум мәгълүматлаштыру һәм кайчандыр Россия почта каретасыннан башланган заманча элемтә чаралары өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерли. Казанның электр-элемтә техникумы Татарстандагы һөнәри уку йортлары арасында иң абруйлыларның берсе. Ул 1932 нче елның 31 августында барлыкка килә. Уку йортының “беренче карлыгачлары” – 217 студент өч белгечлек – “Радиотапшыру җайланмалары”, “Шәһәр телефон станцияләре”, “Телеграфия” юнәлешләре буенча белем алган.
Хәзерге вакытта көндезге һәм читтән торып укыту бүлекләрендә “Компьютер системаларында программалаштыру”, “Компьютер системалары һәм комплекслары", "Элемтә челтәрләре һәм коммутация системалары", "Күпканаллы телекоммуникацияон системалар", "Радиоэлемтә, радиотапшыру һәм телевидение”, “Күчмә объектлар белән элемтә чаралары”, “Почта элемтәсе”, “Икътисад һәм бухгалтерлык учеты” белгечлекләре буенча белем бирү гамәлгә ашырыла. “Мәгълүмати куркынычсызлык”, “Компьютер челтәрләрендә хезмәт күрсәтү” белгечлекләре ачылырга әзерләнә.
Роман Шәйхетдинов техникум коллективын Татарстан Хөкүмәте исеменнән тәбрикләп узды. Ул ассызыклап узганча, техникум гамәлдә торган еллар дәверендә, элемтә тармагы өчен кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм аның бүгенге көндә ил күләмендә әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни-методик үзәкләрнең берсе булып саналуына тулы хокукы бар. Министр сүзләренчә, техникум турында нәкъ менә шушы тармак өчен генә махсуслашкан бердәнбер уку йорты дисәң дә ялгыш булмас. Роман Шәйхетдинов тарихка күз салып, техникум диварларыннан барлыгы 40 мең кешенең белем алып чыгуын искәртеп узды. Бөек Ватан сугышы елларында радистлар әзерләп, сугыштан соңгы елларда да ул элемтә белгечләре белән тәэмин итүне дәвам иттерде. “Биредә студентларга фәнни-һөнәри үсеш өчен барлык шартлар тудырылган. Киң колач җәюче мәгълүматлаштыру гасыры алган белемнәрне тәҗрибәдә оста куллана белүне таләп итә”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә техникумда 1500 студент гыйлем эсти, элемтә һәм мәгълүматлаштыру нечкәлекләрен аларга 77 мөгаллим төшендерә. “Казанның электр-элемтә техникумы үзенең иң яхшы традицияләрен саклап калуга һәм матди-техник базасын ныгытуга иреште”, - диелә тәбрикләү хатында.
Уку йорты коллективына рәхмәтен җиткереп, Роман Шәйхетдинов хезмәтендә зур казанышларга ирешкән техникум педагогларына һәм фәнни хезмәткәрләренә ТР Президенты Указы нигезендә, “ТР атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре”, РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры фәрманы нигезендә, “Элемтә остасы” мактаулы исемнәрен, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасын, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Данил Мостафин чыгышында билгеләп үткәнчә, техникум чыннан да Россия Федерациясендә иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Мөгаллимнәрнең 50 процент өлешенең югары квалификацияле категориягә, дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә ия булуы – моңа дәлил. “Сезгә мәгълүматлаштыру чорындагы даими үзгәрешләр, алгарыш режимында актив эшләргә, яңа технологияләрне үзләштереп, барысына да җитешеп барырга туры килә. Бу сезнең коллективның мобиль булуы турында сөйли”, - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. Чыгышыннан соң ул берничә мөгаллимгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.