news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укытучысы: БДИда җиңү укучының стресска чыдамлыгына бәйле

Бердәм дәүләт имтиханында чыгарылыш укучыларына чикләнгән вакытта билгеле бер күләмдә биремнәрне үтәргә кирәк, дип искәртте педагог.

Казан укытучысы: БДИда җиңү укучының стресска чыдамлыгына бәйле

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары категорияле укытучы Оксана Киселева, Бердәм дәүләт имтиханында җиңү укучының стресска чыдамлыгына бәйле, дип ышана. Бу хакта Казанның 122нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде.

«Мин балаларга әйтәм, сезнең шәхси җиңүегезнең 30 проценты, сез омтылган баллар җыелмасы рус телен белүгә бәйле. Ә калган 70 проценты — үзеңне тота белү, физик халәт һәм стресска чыдамлык. Гомумән, Бердәм дәүләт имтиханы стресска каршы торучанлыкны тикшерә», — диде педагог.

Оксана Киселева сүзләренчә, Бердәм дәүләт имтиханының төп катлаулылыгы чикләнгән вакытта билгеле бер күләмдә биремнәрне үтәргә кирәк булуда. «Син тоткарлана алмыйсың. Әгәр соңга калсаң, тикшерергә өлгермәячәксең. Әгәр тикшермәсәң, баллар җитмәячәк», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 100 балл җыйган имтихан эшләре арткан. 2019 ел белән чагыштырганда 100 баллык нәтиҗәләр кырыкка күбрәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100