news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укуга күчә

Уникаль программа һәм югары технологияле җиһазлар кулланып үткәрелә торган лаборатория эшләре элеккечә гадәти режимда үткәреләчәк.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) дүшәмбедән дистанцион укуга күчә. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезонлы авыруларның кискенләшүе белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлнең акрынлап начараюына, шулай ук Covid-2019 буенча вазгыятьнең катлаулануы белән бәйле рәвештә 2020 елның 12 октябрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты  уку форматын өлешчә үзгәртә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Дүшәмбедән онлайн-форматта махсус җиһазлар таләп ителми торган практик дәресләр һәм семинарлар үткәреләчәк. Әмма уникаль программа һәм югары технологияле җиһазларны кулланып үткәрелә торган лаборатор эшләр элеккечә гадәти режимда үткәреләчәк.

Югары уку йортында бу чара вакытлыча булуы турында әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100