Мәгариф министрлыгы рус теле һәм математика дәреслекләренә экспертиза үткәрә башлады

Ведомство ике-өч төрдәге әсбаплар булдырырга ниятли, алар арасында база һәм тирәнтен белем бирердәйләре булырга тиеш, дип саный.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Мәгариф министрлыгы рус теле һәм математика китапларына яңа кагыйдәләр буенча экспертиза үткәрә башлавын җиткерә. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильева сишәмбе көнне Федерация Советындагы “хөкүмәт сәгатендә” җиткергән, дип ТАСС хәбәр итә.

“Президентның яңа алымнар турында йөкләмәсе бар, без аны үтәдек һәм хәзер ике предмет - рус теле һәм математика китапларына экспертиза үткәрелә”, - дигән Васильева. Ул экспертизаның балаларны укыту өчен кайсы дәреслекләр калдырыласын хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип белдерә.

Ольга Васильева ике-өч төрдәге әсбаплар булдырылырга, алар арасында база һәм тирәнтен белем бирердәйләре булырга тиеш, дип саный.  Мәгариф министрлыгының шуңа омтылышын җиткерә. “Безнең яхшы үрнәк бар - тарихи-мәдәни стандарт, тикшергәннән соң ил тарихы буенча ике-өч төрдәгесе калды. Башка дәреслекләр буенча да шушы юнәлештә барачакбыз”, - дип йомгаклаган сүзен Васильева.

Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” нәтиҗәләре буенча Россия Мәгариф министрлыгына 2017 елның 1 сентябренә кадәр дәреслекләргә экспертиза сыйфатын яхшыртуны йөкли.

Алдан Васильева экспертиза сыйфатын яхшыртудан соң дәреслекләр санының шактый кимергә мөмкин булуын җиткергән иде. Хәзерге вакытта федераль исемлектә 1377 әсбап бар.