Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башлангыч сыйныфларда шахмат дәресләре кертеләчәк
Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җиткерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Якындагы ике елда ил мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында мәҗбүри шахмат дәресе барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Федерация Советында узган киңәшмәдә.
РИА Новости язып чыкканча, шахмат түгәрәкләре хәзер 70 төбәк мәктәпләрендә эшли, анда 742 меңләп башлангыч сыйныф укучысы йөри. Бу хакта Васильева Хөкүмәт рәисе уздырган өстәмә белем бирү темасына багышланган утырышта җиткергән иде.
"Дәреснең мәҗбүри булуына килгәндә, без якындагы ике елда, ягъни киләсе елдан башлап, 1-4 классларга атнага бер сәгать билгеләргә уйлыйбыз", — ди Васильева.
Ул билгеләп үткәнчә, укытучылар өчен бу дәрес авыр булмаячак.
Элегрәк Васильева өстәмә белем бирү буенча биш юнәлешне атаган иде. Аның фикеренчә, театр, музыка, техник, спорт, шахмат түгәрәкләре һәр мәктәптә булырга һәм бушлай уздырылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз