Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Салават күпере»ндә «Демография» проекты буенча 260 сабый өчен балалар бакчасы ачыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37,6 мең урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Тиктормас» балалар бакчасы проект документларына туры килү турында бәяләмә алды. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Бу хакта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, ул Казанның «Салават күпере» торак комплексының 3нче кварталында урнашкан. Объектта энергетика нәтиҗәлелеге һәм исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителеш буенча таләпләр үтәлгән.
Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37,6 мең урынга 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның Залесный бистәсендә 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамлануын хәбәр иткән иде. Мәктәпкәчә учреждение шулай ук «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз