news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марсель Әхмәтҗанов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде

Татар галименә медальне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Марсель Әхмәтҗанов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде
госсовет

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Медальне аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

  • Марсель Әхмәтҗанов — әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы. Йөздән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100