news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфына укучылар кабул ителде

Кабул итү комиссиясе 6-8 яшьлек балаларның ритм һәм музыкаль ишетү буенча табигый күрсәткечләрен тикшерде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 6 сентябрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфына укучылар кабул ителде. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. 
 
Португалия, Финландия, Швеция Халыкара конкурсларынын лауреаты, Акунеева Зарина Александр кызы һәм югары квалификацион категориялы укытучы Акунеева Зөлфирә Габдулла кызы, кыллы уен кораллы скрипка белэн таныштырдылар. Концерт номерлары белән укучылар, эти- энилэр каршында чыгыш ясадылар. Скрипка уен коралынын янгырашы укучыларда зур кызыксыну уятты. Шуннан соң кабул итү комиссиясе 6-8 яшьлек балаларның ритм һәм музыкаль ишетү буенча табигый күрсәткечләрен тикшерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot