news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда авыл укытучылары өстәмә 200 мең сум алырга мөмкин

Беренче хезмәт елында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм алга таба эшләргә теләгән авыл укытучылары арасында конкурс үткәреләчәк.

Башкортстанда авыл укытучылары өстәмә 200 мең сум алырга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Башкортстанда республика башлыгы грантларыннан тыш, авыл укытучыларына конкурс буенча 200 мең сум күләмендә финанс ярдәме кертергә мөмкиннәр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бүген Башкортстан мәктәпләре, ссузлары һәм вузларында 70 мең чамасы укытучы хезмәт куя. Алар өчен яңа “Киләчәк укытучысы” илкүләм проекты гамәлгә куела. Яңа проект профессиональ компетенция дәрәҗәсен ачыклау, яңа аттестация системасын кертү мөмкинлеге бирә. 

Ведомство җитәкчесе Гөлназ Шафикова сүзләренчә, бүген төбәктә авыл җирлекләрендә укытучылар җитми. Быел министрлык Башкортстан Республикасы башлыгы грантларыннан тыш, авыл укытучылары өчен конкурс нигезендә 200 мең сум күләмендә финанс ярдәме кертергә тәкъдим итә. Бәйге беренче ел дәвамында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм алга таба эшләргә теләүчеләр өчен үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot