news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

305 инженер-нефтьче диплом алды.

(Әлмәт, 10 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар.

Бәйрәм көнендә 305 инженер-нефтьче диплом алды, шуларның 235е — бакалавр, 48е — магистр дәрәҗәсе. 51 кеше институтны кызыл диплом белән тәмамлаган. 13 чыгарылыш сыйныф укучысы Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә чакырылган.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» персоналы белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков, «Татнефть» компаниясенең яңа технологияләр һәм бораулау идарәсе башлыгы Андрей Вакула, «Татнефть» нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү идарәсе башлыгы Булат Ганиев, «Татнефть» компаниясе профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин һәм башкалар катнашты.

«Татнефть» компаниясе, институтның попечительләр советы әгъзаларының берсе һәм аның стратегик партнеры буларак, югары нефть мәктәбен булдыру проектын тәкъдим итә. Югары уку йорты алдына яңа амбициоз бурычлар куелды. Әлмәт нефть институты Татарстан өчен генә түгел, илнең башка төбәкләре өчен дә инновацион белем бирү, фәнни—тикшеренү һәм югары белемле нефть кадрлары әзерләү үзәге булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

2019 елдан «Татнефть» компаниясе тарафыннан яңа кампус төзү проекты гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә студентлар өчен 2 тулай торак төзелде, лаборатория-тикшеренү корпусының монолит каркасы төзелде, уку корпусын төзү башланды. Төзелеш 2023 елда тәмамланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100