Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Укучыларны 10 сыйныфка кабул итмәгән өчен 200 мең сумга кадәр штраф каралган
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрнең укучыларны 10 – 11 нче сыйныфларга кабул итмәве турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Татарстанда укучыларны 10-11нче сыйныфка кабул итүдән канунсыз баш тарткан вазифаи затлар 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф түли ала. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгына укучыларны 10 – 11 нче сыйныфларга кабул итмәү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән. Шуңа күрә чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән аңлату эше оештырылган.
"Муниципаль белем бирү оешмасына кабул итүдә баш тарту мәктәптә буш урыннар булмаган очракта гына мөмкин, ул "РФ дагы Мәгариф турында" канунының 56 бүлеге 67 һәм 88 маддәсе (5 п. тәртибе) нигезендә каралган. Ә инде белем бирү оешмасында урын булмаганда, ата-аналар (баланың законлы вәкилләре) мәсьәләне хәл итү өчен мәгариф өлкәсендәге җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итергә хокуклы. Вакантлы урыннар турындагы мәгълүмат интернет челтәрендә (https://edu.tatar.ru/logon) урнаштырылырга тиеш", – дип аңлаттылар министрлыкта.
Төп гомуми белем бирү программасы буенча уку бюджет ассигнованиеләре исәбеннән һәркем алырга хокуклы. 10 – 11-нче сыйныфта уку карарын укучы әти-әниләре белән бергәләп хәл итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз