news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 20 студенты Экзетер университетында белем алачак

2007/2008 уку елында Экзетер университетында грант алган 15 Татарстан студенты укыган

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Кичә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге ведомство башлыгы урынбасары Андрей Поминов “Экзетер” (Бөекбритания) университетының халыкара элемтәләр хезмәте җитәкчесе Шарлотта Тейлор белән очрашты.
Очрашу “Алгарыш” Россия һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә Татарстан кадрларын әзерләү һәм яңадан укытуга ТР Хөкүмәте грантлары программаларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Очрашу барышында 2007/2008 уку елында уртак эшчәнлек нәтиҗәләре һәм министрлык белән университет арасында алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. 2007/2008 уку елында Экзетер университетында грант алган 15 Татарстан студенты укыган. Аларның барысы да белем дәрәҗәсенең югары булуын һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән. 2008/2009 уку елында IELTS халыкара имтиханын уңышлы тапшырган очракта Экзетер университетына республиканың 20дән артык студенты җибәреләчәк.
Шунысын да искәртик, быел “Алгарыш” программасын финанслау 1,5 тапкыр арткан һәм ул 152 миллион сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot