news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Баулы районында туган телләр сыйныфларын ачарга тәкъдим итте

Татарстанның Баулы районында егермедән артык милләт вәкиле яши.

Васил Шәйхразиев Баулы районында туган телләр сыйныфларын ачарга тәкъдим итте
"Баулы-информ"

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Баулы шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Ул туган телләрне өйрәтү һәм саклау буенча эшчәнлекне өйрәнде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Районга ТР Президенты Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Иҗтимагый палата, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре һәм вәкилләре, активистлар килде. Түгәрәк өстәл кысаларында алар һәм Баулы районы башлыгы авылларда балаларны укыту һәм тәрбияләүнең оештырылуы турында фикер алышты.

Васил Шәйхразиев Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән Кызыл Яр авылында 140лап бала укый торган мәктәптә булды.

Мәгариф учреждениесе директоры Альбина Әминова кунакларга мәктәп музеен, китапханне, сыйныфларны күрсәтте. Шәйхразиев заманча җиһазланган кабинетларны бәяләде. Татар теле һәм әдәбияты сыйныфында ул туган телләрен өйрәнү сыйныфларын тагын да яхшырту һәм җиһазландыру кирәклеген әйтте.

Аннары кунаклар Кызыл Яр авылында туган язучы Фәнис Яруллин музеенда булды. Монда Васил Шәйхразиевка Баулы авторының китабын тапшырдылар.

Алар шулай ук Потапово-Томбарлы авыл мәктәбендә булды. Чуваш авылында биш елга якын балаларга татар теле укыталар. Һәр авылда әти-әниләр мәктәпкә мөрәҗәгать итәрләр һәм туган телләрен сайларлар дип ышануын белдерде Васил Шәйхразиев.

«Мәктәпләрдә балалар мәҗбүри рәвештә туган телдә укырга тиеш дип саныйм. Әгәр башка милләт балалары туган телдән тыш җирле телне дә өйрәнә икән, бу бары тик хуплана гына», — диде ул.

Шулай ук бүген Мәдәният йортында районның милли мәдәни үзәкләре күргәзмәсе әзерләнгән иде. Күргәзмәдән соң түгәрәк өстәл узды.

Татарстанның Баулы районында егермедән артык милләт яши. Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, туган телдә тәрбияне гаиләдән, ата-аналардан башларга кирәк. Шулай ук спикер ата-аналар белән күбрәк эшләргә һәм уку сыйныфлары ачарга кирәк, диде

«Бер метрдан башка километр булмаячак. Нәрсәдер эшләргә кирәк, туган тел сыйныфларын берләштерергә һәм ачарга мөмкин», — дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100