Рус теленнән БДИ буенча Зәйнең 4 укучысы 100 балл җыйган

Аларның өчесе – 4нче мәктәптән

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Мәктәп тәмамлаучыларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Зәй районыннан бу фән буенча имтиханны 246 укучы тапшырды, алар барысы да билгеләнгән бусаганы үтте.

Иң сөенечлесе - быел Зәйдә яшәүче 4 кыз тестны 100 баллга тапшырды. Аларның өчесе – 4нче мәктәптән Анастасия Токмакова, Алиса Герасимова, Аделина Боронина, берсе – 1нче мәктәптән Алина Волкова, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.