Түбән Каманың 200 укучысы рус теленнән БДИны бирә алмаган

Түбән Каманың 200дән артык укучысы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган. Моңа да карамастан, аларның аттестатларында “3ле”билгесе торачак
(Түбән Кама, 10 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың 223 укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын “2ле”гә биргән. “Татар-информ” агентлыгына әлеге мәгълүматларны Түбән Кама муниципаль берәмлегенең мәгариф идарәсеннән тәкъдим иттеләр.
Белгечләр сүзләренә караганда, “2ле” билгесен алучыларга 1 балл өстәләчәк һәм аларның аттестатларына “3ле” куелачак.
159 укучы рус теле буенча имтиханны -“5ле” билгесенә, ә 656сы “4ле”гә биргән. Агымдагы елда дәүләт теле буенча БДИны 11нче сыйныфны тәмамлаучы 2 мең укучы тапшырган.
Ә математика буенча БДИ нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама муниципаль берәмлегенең мәгариф идарәсеннән.