news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары «Җиңү хатлары» онлайн-флешмобында катнаша ала

«Җиңү хатлары» онлайн-флешмобы 15 майга кадәр дәвам итә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы «Җиңү хатлары» онлайн-флешмобын башлап җибәрде, ул 15 майга кадәр дәвам итә. Акция тарихи горурлыкны ныгытуга һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар истәлеген саклауга юнәлтелгән.

Флешмобта катнашу өчен фронттан хат, бүләкләү кәгазе яки Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңың теләсә кайсы юлламасын табарга, хатның фотосурәтен бастырырга яки видео төшерергә кирәк — хаттан өзек укырга һәм сугышчының кыскача биографиясен сөйләргә була.

Басмада(#унасувсеходнапобеда #минобрнаукироссии хештегларын, шулай ук укый торган уку йорты яки оешманың рәсми хештегын күрсәтергә кирәк.

Эстафетаны өч дустыңа тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә КФУның мәгълүмат үзәге. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100