news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Иске Урыссу балалар бакчасында – кошлар бәйрәме

Кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсендә балалар кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

(Ютазы, 10 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Иске Урыссу авылы балалар бакчасында “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән кичә узган, дип яза район газетасы.

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган илләренә очып кайта. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен - зур куаныч. Кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсендә балалар кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot