news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Нәҗип Җиһанов урамындагы яңа мәктәпне 1 сентябрьдә ачалар

Объектны  «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзиләр.

Казанның Нәҗип Җиһанов урамындагы яңа мәктәпне 1 сентябрьдә ачалар
Рамил Гали

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанның Нәҗип Җиһанов урамында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен үз-үзеңне изоляцияләү чорында да төзүне дәвам итәләр. Объектны яңа уку елына файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Дмитрий Клыков сөйләде.

«Вазгыять төзелеш темпларында чагылыш тапмый. Объектның эчке эшләрен башкарасы бар. Эшләрне июль аенда тәмамларга, августта объектны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз, ә 1 сентябрьдә мәктәпкә балалар килергә тиеш», — диде Дмитрий Клыков.

Хәзер төзелеш мәйданчыгында өстәмә иминлек чаралары күрелә: хезмәткәрләрнең температурасын үлчиләр, кулларны дезинфекциялиләр, каска гына түгел, битлек тә бирәләр. 25 мең кв. метрлы объектта 196 төзүче эшли. Бинада илледән артык сыйныф бүлмәсе һәм берничә бассейн булачак.

«Мәктәптә зур спорт залы, ике өлешкә бүленгән иркен ашханә, өлкәннәр өчен 25 метрлы бассейн һәм башлангыч сыйныфларга кечерәк бассейн булачак», — дип сөйләде «Ак таш» төзелеш-монтажлау компаниясенең баш инженеры Илфат Закирҗанов.

Яңа уку елына шулай ук Бондаренко урамында күптелле белем бирү комплексы ачарга планлаштыралар. Ике яңа мәктәп ачылу нәтиҗәсендә Казанда 2500 яңа урын барлыкка киләчәк, ә 165нче мәктәпкә янкорылманы да исәпкә алып, аларның саны 3800 булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100