ТР Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә ОРВИ аркасында кисәтү чараларын көчәйтергә чакырды

Республикада бер генә мәктәп тә карантинга тулысынча ябылмаган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы ОРВИның киң таралуы сәбәпле мәктәп, көллият һәм техникумнарда кисәтү чараларын көчәйтергә чакырды.

«Көн дәвамында укучыларның кәефен күзәтергә, шул исәптән температураларын үлчәргә киңәш ителә. Әгәр бала авырып киткән икән, әти-әниләре яки законлы вәкилләре килгәнче, аны сыйныфташларыннан аерырга кирәк. Мәктәп шулай ук ОРВИ йоктырган балалар турында поликлиникаларга хәбәр итәргә тиеш», - диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство сайтында дөнья күргән хәбәрендә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге дәресләр вакытында балаларның сәламәтлегенә күзәтчелек итәргә бурычлы. Моннан тыш, барлык дәресләр дә һәр сыйныф өчен аерым бүлмәдә үтәргә тиеш.

Татарстанда 28 февральдән 6 мартка кадәр Казан шәһәрендә, Кукмара һәм Менделеевск районнарында урнашкан 13 мәктәптә 26 сыйныф ябылган.

Дәресләрдә укучыларның 20 проценты булмаса, сыйныфта уку процессы туктатыла. Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк.