Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихтан төп дәүләт имтиханында тарихи карта белән яңа биремнәр кертелгән
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен барлык предметлардан төп дәүләт имтиханынының контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр кертелгән.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар тарихтан имтихан биремнәрендә тарихи карта белән яңа биремнәр үтәячәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
«Тарихи мәгълүматның визуаль чыганаклары нигезендә биремнәр күбәйгән, мәдәният тарихыннан белемне тикшерү өчен биремнәр блогы бүленгән», — диде ул.
Быел 9нчы сыйныфтан соң имтиханнарны беренче тапкыр яңа федераль белем бирү стандартлары буенча укыган укучылар тапшырачак. Министр сүзләренчә, барлык предметлар буенча төп дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр кертелгән.
Математикадан биремнәрдә практикага күбрәк юнәлтелгән. Рус теленнән имтиханда тел материалына анализ төрләре күздә тотыла. Җәмгыять белеменнән аналитик эш арткан — практик ситуацияләргә анализ, фикерли, аныклый, аңлата, дәлилли белүгә биремнәр кертелгән.
Быел дәүләт имтиханнары алдыннан рус теленнән әңгәмә оештырылган. 12 февральдә 1087 мәктәптә үткәрелгән. Өстәмә сроклар 11 мартта һәм 18 майда каралган. 37 мең 968 укучының 37 мең 485е әңгәмәдән соң имтиханга керүгә рөхсәт алган.
Имтиханнарны җитди сәбәпләр аркасында вакытыннан алда тапшыру срогы 21 апрельдән 16 майга кадәр. Төп тапшыру чоры 22 майда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз