Имтиханга керү өчен йомгаклау иншаларын яза алмаган укучыларны 6 майда сынаячаклар

Өй шартларында белем алган бер укучыга инша яки изложение язуның төп көнендә, резерв көнендә дә «зачет» куелмаган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бердәм дәүләт имтиханнарына үткәрү өчен йомгаклау иншаларын яза алмаган укучылар өчен соңгы сынау көне 6 майга билгеләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

«2019 елның 4 декабрендә йомгаклау иншасын (изложение) 17042 кеше язды. Инша буенча 16 682 укучыга, изложение буенча 318 балага „зачет“ куелды. Инша язган 42 укучы „зачет“ билгесен ала алмаган», — диде ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Ул быел 5 февральдә резерв көн бирелгәнен искәртте. Йомгаклау иншасын (изложение) язуда 113 кеше катнашкан. 99 чыгарылыш укучысына инша буенча, 10 укучыга изложение буенча «зачет» куелган. Инша эчтәлеге буенча дүрт кеше тиешле чикне уза алмаган.

Өй шартларында белем алган бер укучы төп көндә дә, резерв көнендә дә «незачет» алган. «2020 елда мәктәпне тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясенә уза алуы өчен тагын бер көн — 6 май», — диде министр.