news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең беренче ике томы чыкты

Һәр томга 11 меңнән артык сүз һәм 2 мең фразеологизм кергән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең беренче ике томы нәшер ителде.

«Әлеге басмалар татар теленең барлык байлыгын үз эченә ала. Һәр томга 11 меңнән артык сүз һәм 2 меңгә якын фразеологизм кергән. Сүзлектә хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасы һәм фразеологиясе, фән һәм җәмгыятьнең төрле тармаклары белән бәйле лексикасы тупланган», — диелә нәшриятның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Басма иң тулысы булып тора һәм соңгы вакытта әйләнешкә кергән яңа сүзләрне үз эченә ала. Сүзлекне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре нәшрият мөхәррирләре белән берлектә төзегән.

Сүлек төзүчеләр калган дүрт томны якындагы елларда чыгарырга планлаштыра. Сүзлек 80 меңгә якын татар сүзен үз эченә алырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100