news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор мәктәптә укытуда смартфоннарны куллануны тыйды

Тыюлар планшетларга һәм ноутбукларга кагылмый.

 (Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Яңа санитар кагыйдәләр буенча, балаларның укуда шәхси кәрәзле телефоннарын куллануы тыела.

РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкунга сылтама белән хәбәр итүенчә, бу планшетларга һәм ноутбукларга кагылмый.

Элегрәк балаларның якынча 80 проценты смартфоннардан файдаланган, дип белдерде Балалар гигиенасы һәм сәламәтлеген саклау фәнни-тикшеренү институты директоры Владислав Кучма. Ул бу уку һәм мәгълүмат эзләү өчен иң уңайсыз чара: экран артык кечкенә, дип искәртте. Белгеч фикеренчә, ул кимендә 12 дюйм булырга тиеш. Шулай ук шрифт күләме һәм дисплейга кадәр ара санитар нормаларга туры килми.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) балаларның ата-аналары белән элемтә яки аралашу өчен смартфоннар йөртә алуын әйткәннәр инде, тик укыту өчен компьютерлар, планшетлар, моноблоклар яки интерактив такталар кулланылырга тиеш.

Хәзер «Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсендә Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән яңа санитар кагыйдәләр» темасына җәмәгать тыңлаулары уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100