news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021/22 уку елында Президент грантын алырга мөмкин булган студентлар исемлеге билгеле

Айлык түләү 20 000 сум тәшкил итә.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021/22 уку елында бакалавриат, специалитет, СПО һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар арасында РФ Президенты грантын алуга дәгъвачыларның исемлекләре чыкты. Алар белән рәсми сайтта танышып була.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренче исемлеккә дәгъвачылар санына 850 укучы керде. Балаларның күбесенең берьюлы берничә ярышта уңышы бар.

РФ Президенты грантлары — мәктәптә укыганда ук фән, сәнгать һәм спортта күренекле нәтиҗәләр күрсәткән студентларга ярдәм өчен дәүләт программасы. Айлык түләү 20 000 сум тәшкил итә, диелә «Олимпиада.ру» сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100