Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама кызы бөтенроссия конкурсында җиңгән өчен 1 миллион сумга ия булачак
Бу сумманы ул уку өчен түләүгә тота алачак.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама кызы Диләрә Галиева мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» («Озын тәнәфес») бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Ул 1 миллион сум күләмендә акчалата призга ия булачак. Бу сумманы ул уку өчен түләүгә тота алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Конкурс 2020 елның мартыннан ноябрьгә кадәр узган. Анда 1 млн тирәсе кеше катнашкан, нәтиҗәдә, 1200 финалист, 600 җиңүче билгеләнгән. Бөтенроссия конкурсының финалы 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Артек» халыкара балалар үзәгендә узган. Диләрә «Твори!» («Иҗат ит!») юнәлешендә катнашкан.
Конкурс финалында Диләрә Галиева үз командасы белән «Киләчәк хәзер гамәлгә ашырыла» дигән киләчәк мәктәбе проектын тәкъдим иткән.
Диләрә Түбән Камада 31нче урта мәктәпнең 11нче сыйныфында укый. Сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнаша, үзе дә чараларга сценарийлар яза һәм аларны алып бара. Ул — шәһәр, республика, бөтенроссия ярышлары һәм бәйгеләрендә җиңүче. Хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, җаваплы булуы өчен, күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Диләрә укырга кергәндә, аның казанышлар портфолиосына биш балл өстәләчәк. Җиңүченең укытучысына 150 мең сумлык махсус приз, шулай ук ноутбук биреләчәк. Диләрә Галиева һәм бәйгенең барлык финалистлары да «Артек»ка юллама алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз