Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды
Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә яңа мәктәптәге татар теле дәресеннән видео урнаштырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Арча районында 500 урынга исәпләнгән 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Биредә балалар федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында беренче сыйныфтан тугызга кадәр татар телендә укыячак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз аккаунтында яңа мәктәптәге татар теле дәресеннән видео урнаштырды.
Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда 5 ел эчендә 926 мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелгән. Арча мәктәбе быел республикада ачылган дүртенче яңа белем учагы булды. Татарстанда мәктәпләр федераль үзәк ярдәмендә төзелә, дип искәртте Президент. Ул шулай ук киләсе елда республикада тагын 5 яңа мәктәп сафка басачагын, балалар бакчаларын төзекләндерү эшләре дәвам итәчәген әйтте.
Яңа мәктәп укучылары Татарстан Президентын милли биюләр һәм җырлар белән сәламләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ачык дәрестә булды.
Тантананың концерт өлешендә укучылар шигырьләр укыды, Президентка, министрга һәм барлык җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз