news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай урта мәктәбе укытучысы мактаулы исемгә лаек булды

Хатифә ханым Сәмиуллинаның 45 еллык эш стажы бар.

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай урта мәктәбе укытучысы мактаулы исемгә лаек булды
«Туган як»

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Рукавишниковлар утарында өч дистәгә якын нижгарлыларга төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез, Сафаҗай урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы, 45 ел педагогик стажы булган мөгаллимә Хатифә ханым Сәмиуллинаның да бар иде.

«Туган як» газетасы хәбәр иткәнчә, Хатифә Кашшафовна күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.

«Без Хатифә ханымны бу югары һөнәри казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз, алда да изге эшендә уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез һәм милләттәшебезнең шундый югары дәрәҗәдәге исемгә лаек булуы белән горурланабыз!», диелгән хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot