ТР Мәгариф министрлыгы “Релод-Казан” советы белән берлектә БДИга әзерли

Семинар 14 октябрьдә – Казан шәһәренең 39 нчы урта мәктәбендә, 15 октябрьдә Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында оештырылачак
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Релод-Казан” имтихан методик советы белән берлектә агымдагы елның 14-15 октябрьдә “Урта мәктәп шартларында чит телләргә өйрәтүнең сыйфаты һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәсьәләләре” дип аталган республикакүләм методик семинарын уздыру турында хәбәр итә. Семинарда Мәскәүдән Федераль педагогик үлчәнешләр институтының әйдәп баручы хезмәткәре В.Симкинның лекциясе көтелә.
Семинар 14 октябрьдә – Казан шәһәренең 39 нчы урта мәктәбендә, 15 октябрьдә Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында оештырылачак дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.