news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
К. Миңнуллин: “Мирфатыйх Зәкиев - Казан төрки лингвистика мәктәбенең күренекле дәвамчысы”
“Казан төрки лингвистика мәктәбе вәкилләре “барлык телләр бер дәрәҗәдә әһәмиятле, бертигез дәрәҗәдә өйрәнелергә тиеш дигән максат белән эш итә. Халыкның әдәби теле белән берлектә, аның җанлы сөйләм теленең дә фәнни эшләрне язарга яраклы булуын исбатлы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең 80 яшьлек юбилеена багышланган, “Казан төрки лингвистика мәктәбе: традицияләр һәм перспективалар” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшли. Җыен эшендә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин катнашып, М.Зәкиевне юбилее белән котлады.
Ким Миңнуллин үз чыгышында унтугызынчы гасырның урталарында оешкан Казан төрки лингвистика мәктәбенең Мәскәү, Америка, Копенгаген, Прага лингвистика мәктәпләре белән беррәттән дөньякүләм танылу алуын билгеләп үтте. Ул лингвистика мәктәбенең эшчәнлегенә тукталып: “Шунысы игътибарга лаек: тел укытучылары тел белеме белән беррәттән тарих, этнография, фольклористика һәм башка юнәлештәге өлкәләр белән дә шөгыльләнә. Телне өйрәнү халыкның тарихы белән бәйләп тикшерелергә тиешлеге аңлы рәвештә күтәрелә. Казан төрки лингвистика мәктәбе вәкилләре “барлык телләр бер дәрәҗәдә әһәмиятле, бертигез дәрәҗәдә өйрәнелергә тиеш дигән максат белән эш итә. Халыкның әдәби теле белән берлектә, аның җанлы сөйләм теленең дә фәнни эшләрне язарга яраклы булуын исбатлыйлар. Әлеге мәктәп нигезендә Ибраһим Хәлфин, Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Салихҗан Кукләшев, Әбдүш Ваһапов һәм башка танылган галимнәр, татар халкының олуг уллары үсеп чыга. Төрки лингвистика мәктәбенең киң колачлы эшчәнлеге безнең көннәрдә дә дәвам иттерелә”, - дип билгеләп үтте.
Билгеле булганча, бүгенге көндә әлеге традицияне дәвам иттерүчеләрнең олуг заты, күренекле вәкиле булып Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев тора. “Ул да үзенең хезмәтләрендә татар теленең барлык тармакларын тикшерү белән бергә, төрки дөньяда беренче мәртәбә болгар татарларына мөнәсәбәтле булган төрки этнонимнарга, этимологик, семантик күзәтү ясый. Әлеге күзәтү теләсә кайсы төрки халыкның тарихын, әдәби телен өйрәнгәндә төп нигез булып тора. Шуңа күрә гыйльми конференция мөгтәбәр галимнең шәрәфле юбилеена туры китереп үткәрелә”, - дип билгеләп үтте К.Миңнуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot