news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чит телдән мәҗбүри имтихан булмаячак

Чит телләрне белү дәрәҗәсе төбәкләрдә төрле дәрәҗәдә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Романова). Чит телне Бердәм дәүләт имтиханы вакытында тапшыру өчен мәҗбүри булган фәннәр исемлегеннән алдылар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча совет урта гомуми белем бирүгә үзгәрешләр кертү проектын карады һәм хуплады. Анда  дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә торган мәҗбүри фәннәр исәбеннән чит тел алыну урында сүз бара», — дип аңлаттылар министрлыкта.

Белгечләр төбәкләрдә чит телне укыту дәрәҗәсе аерылып тора дигән фикергә килде.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Мәгариф күзәтчелеге чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханының мәҗбүри булмавын хуплавы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100