Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта бушлай татар теле курслары башлана
Дәресләрдә татар телендәге сөйләмне аңлау максаты куела.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теле буенча бушлай курслар Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы «Каюм Насыйри институты» үзәгендә башлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче дәрес 2020 елның 19 сентябрендә узачак, 12.00 башлана.
Программада татар телендәге сөйләмне аңлау һәм көндәлек аралашу очракларында коммуникатив ниятләрне белдерүгә юнәлдерелгән төрле гамәли биремнәр тупланган.
Атнага бер тапкыр шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе укытучылары белән онлайн-дәресләр үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз