news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучы яшьләрне наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерәләр

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, укучыларның наркотик матдәләр куллану-кулланмавын ачыклау өчен, тикшерүләр узу тәртибен әзерли

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 13 яшькәчә укучыларны наркотик матдәләр һәм психотроп препаратлар куллану-кулланмавын ачыклау өчен тикшерергә тәкъдим итте. Медицина тикшерүе үтәргә беркемне дә мәҗбүр итмәячәкләр. Бу хакта “Известия” яза.

“Мәктәпләрдә һәм вузларда укучыларны наркотик чаралар куллану-кулланмавын ачыклау максатында, медицина тикшерүләре үткәрү өчен бердәм таләпләр куелачак”, - дип белдерделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot