news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Коръәннең иң зур басмасын реставрацияләгәннәр

Коръәннең авырлыгы 800 килограмм, аның тышлыгын ярымкыйммәтле ташлар, сусаль алтын һәм көмеш, малахит бизи.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре һәм реставраторлары Коръәннең Гиннессның рекордлар китабына кертелгән иң зур басмасын реставрацияләгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Китапта 632 бит бар, аның үлчәме 150гә 200 см. Ул 2011 елда ACR Group Италия типографиясендә басылган. Коръәннең авырлыгы 800 килограмм, аның тышлыгын ярымкыйммәтле ташлар, сусаль алтын һәм көмеш, малахит бизи. Коръән 2012 елда Болгардагы даими экспозициягә урнаштырылды.

Югары категорияле рәссам-реставратор Светлана Буршнева китапны сигез ай эшләүләрен әйткән. Китапны беренче басылган хәләтенә китерү өчен күп хезмәт башкарылган.

Реставрациядән соң, галимнәр китапны экспозициягә кую конструкциясен үзгәртүне, температура-дым режимын саклауны һәм консультантлар белән киңәшеп торуны тәкъдим иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot