news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларының гаризалар кабул итү вакыты билгеле

Техникумнар һәм көллиятләр 20 июньгә кадәр абитуриентлардан гаризалар кабул итә башлаячак.

Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларының гаризалар кабул итү вакыты билгеле
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елда Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итүне, гадәттәгечә, 20 июньгә кадәр башлап җибәрергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Иҗади сәләт таләп итә торган белгечлекләр өчен кабул итү кампаниясе 10 августка кадәр, башка белгечлекләр өчен 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Көллиятләрдә, техникумнарда буш бюджет урыннары калган очракта гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итәргә мөмкиннәр. Тик түләүсез буш урыннарның ноябрь аена кадәр калуы икеле.

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, соңгы елларда урта һөнәри белем алырга теләүчеләр саны арткан. Мәсәлән, 2019 ел нәтиҗәләре буенча педагогик профиль сайлаучылар арасында конкурста бер урынга алты кеше (аттестатның уртача баллы 4,6); авыл хуҗалыгына бәйле белгечлек сайлаучылар арасында — бер урынга ике кеше (аттестатның уртача баллы 4,0); икътисадның реаль секторына караган белгечлек сайлаучылар арасында — бер урынга дүрт кеше (аттестатның уртача баллы 4,4) катнашкан.

Алсу Мөхәммәтова фикеренчә, эшче һөнәрләренең соңгы елларда популярлашуында республикада «Ворлдскиллс» хәрәкәтенең үсеше дә зур йогынты ясаган. 2019 елда мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары үз күзләре белән «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатында катнашучыларның мөмкинлекләрен күрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100