news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гыйльми советның Рафаил Хәкимовны Институтның фәнни җитәкчесе итеп сайлау тәкъдимен хуплаган.

Радик Салихов Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Тарих институтының рәсми сайтыннан

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәрҗани исемендәге Тарих институтына яңа җитәкче вазифаларын башкаручы тәкъдим ителде. Бу вазифага тарих фәннәре докторы Радик Салихов билгеләнде. Бу хакта институтның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Тарих институты коллективы ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин белән очрашты, диелә хәбәрдә. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гыйльми советның Рафаил Хәкимовны Институтның фәнни җитәкчесе итеп сайлау тәкъдимен хуплаган.

Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов директор вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

Тарих фәннәре докторы Радик Салихов Тарих институтында 1997 елдан эшли. 2011 елдан – директор урынбасары.

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәрҗани исемендәге Тарих институтын гамәлгә куючы булып тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100