Казанда “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды

Проектның төп этабы 29 апрельдән 12 майга кадәр Чехия Республикасы башкаласы Прагадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Сазава шәһәрендә үтте

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды. Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко катнашты.

Искәртеп узыйк: “Сәләт” Прага мәктәбе 2007 елдан бирле ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм республика яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге мәктәп проект авторлары, стартап җитәкчеләре өчен оештырыла. Анда 20-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашу мөмкинлегенә ия.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, быел “Сәләт” Прага мәктәбенең 1-25 мартта Казанда үткәрелгән сайлап алу турында 117 кеше катнашты, шуның 30ы гына проектның финал өлешенә узды. Мәктәпнең төп этабы исә 29 апрельдән 12 майга кадәр Чехия Республикасы башкаласы Прагадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Сазава шәһәрендә үтте.

Очрашуда Җәүдәт Сөләйманов “Сәләт” Прага-2015 мәктәбенең ахырына якынлашуын искәртеп, аның күмәк эш булуына игътибар юнәлтте. Ул быелгы мәктәптә катнашкан егетләргә, кызларга мөрәҗәгать итеп, аларга проектларын тормышка ашыруда зур уңышлар теләде.

Зөфәр Абдулгалиев та “Сәләт” Прага-2015 мәктәбе сәлкешләренә теләкләрен җиткерде. “Мәктәптә алынган күтәренке рух сезне киләчәк тормышыгызда да озата барсын иде. Көрәшегез! Дөрес, барлык проектлар да тормышка ашмас, әмма 10 фикер-идеянең 1се булса да гамәлгә ашса, бу – бик яхшы”,– дип сөйләде ул һәм яшьләрне һәрвакыт куелган максатка омтылырга чакырды.

“Сез, чыннан да, бәхетле кешеләр. Беренчедән, “Сәләт” клубына килеп эләккәнсез. Икенчедән, Прагага барып, шушы мәктәпнең укучысы булу бәхетенә ирешкәнсез. Өченчедән, үзегезне, сәләтегезне лаеклы рәвештә күрсәтә алуыгыз белән дә бәхетле. 3 телне камил белүегез, тормышка ашырырлык проектларыгыз булу да – яхшы күрсәткеч”, – диде Лилия Әхмәтҗанова. Ул әлеге проектларны Татарстан җирлегендә тормышка ашыру заруриятенә басым ясады.

Проектның программа директоры Анна Фельдман быелгы мәктәпнең ни рәвешле узуы турында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәпнең төп этабында катнашучылар проект менеджменты, потенциаль партнерлар белән эшләү, һөнәри үсеш юнәлешләрендә белемнәрен күтәргән, европалыларның эш тәҗрибәсе белән танышкан, шулай ук, Чехиядә яшәп, үз бизнеслары белән шөгыльләнүче милләтәшләребез белән күрешеп аралашкан. Мәктәп кысаларында командада эшләүгә аерым игътибар бирелгән. Дәресләрне дөньякүләм танылган бизнес-тренерлар, төрле чит ил компанияләре, берләшмәләре җитәкчеләре үткәргән. Шулай ук егетләр һәм кызлар, проектларны гамәлгә ашыруда халыкара тәҗрибә туплау максатыннан, Чехиянең бизнес-инкубаторлары һәм эре оешмалары вәкилләре белән очрашкан.

Анна Фельдман киләчәктә Прага мәктәбе чыгарылышлары клубын төзү турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, бу системалы, шәхси һәм һөнәри үсешне, проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүне күз алдында тоткан ресурс берләшмә булачак. Клуб быел көзен эшли башлар дип көтелә.

Чара кысаларында “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 катнашучылары проектларын презентацияләде. Мисалга, Нәфис Сираҗетдинов яшьләр телевидениесе, Венера Иванова исә “Казан, мин сине яратам” дип исемләнгән фильм проектын тәкъдим итте.

Булат Ганиев белән Альбина Закирова булачак хирургларга операция үткәрү буенча алынган теоретик белемнәрен гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирә торган виртуаль тренажер тәкъдим итте. Хәзерге вакытта проект авторлары инвестицияләр җәлеп итәргә һәм беренче прототипны эшләп карарга ниятли.