Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы тарих буенча мәктәп программаларын тикшерә башлады
Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында тарих дәреслекләрендә Сталинград сугышын искә алмауга борчылуын белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен тарих фәнен укыту программаларын тикшерә башладылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцока сылтама белән РИА Новости яза.
Россиядә мәктәптәге тарих дәреслекләрен тикшерү Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасыннан соң башланды. Ул кайбер дәреслекләрдә укучыларны икенче фронттагы сугыш турында тулырак таныштыралар, әмма Сталинград сугышын искә алмыйлар дигән иде.
Мәгариф министрлыгы ачыклаганча, Олег Волобуевның 11 сыйныф өчен «Россия һәм дөнья тарихы» дәреслеге турында сүз бара. Бу дәреслек белән әлегә кадәр көллиятләрдә укытканнар.
Кравцов бу материаллар кулланылган урыннарда «тарих курсын көчәйтәчәкләр» дип вәгъдә иткән иде. Соңрак ведомствоның «Мәгариф турында» федераль законы буенча тикшерү башлаганын һәм бу дәреслекләр сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтәчәк дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз