news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми

«Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.

Татарстанда җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп укучыларын җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Балаларны каникулга иртәрәк җибәрү турында карар юк. Кичә Татарстан Президенты онлайн дәрескә кушылды. Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 1-8 сыйныфларның уку программаларының бер өлешен киләсе елга калдырырга рөхсәт иткән. Хабаровск шул карарга килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot