Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел компьютерда тапшырылачак
2021 елда Татарстанда информатиканы сайлаучылар саны 588гә артып, 2536га җиткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел беренче мәртәбә компьютерда тапшырылачак.
«Имтиханны компьютерда тапшыру программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәр кертергә мөмкинлек тудырды», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр сүзләренчә, 2021 елда биремнәрне С++, Java, C#, Pascal, Python, Мәктәп алгоритмик теле кебек программалаштыру телләрендә эшләү рөхсәт ителә. Бейсикта мисаллар булмаячак.
«Без хәзер информатика буенча БДИ узачак аудиторияләрне җиһазландырабыз. Компьютерлар, сканерлар, принтерлар сатып алабыз. Имтиханнар башланганчы барлык шартларны булдырачакбыз», — диде Илсур Һадиуллин.
Быел информатикадан 2536 татарстанлы БДИ тапшырачак. Имтихан тапшыру форматы үзгәрсә дә, информатиканы сайлаучылар саны узган ел белән чагыштырганда 588 кешегә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз