Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: 2021 елгы БДИ биремнәренә минималь үзгәрешләр кертелгән
Рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган, биология буенча имтихан вакыты 25 минутка озайтылган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елгы бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелгән.
«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары зур үзгәрешләр кертелмәгән контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) модельләре буенча имтиханнар тапшырачак. Кайбер предметлар буенча бәяләүнең аерым критерийлары гына тәгаенләнә», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта әйтелгәнчә, математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча КҮМ эчтәлегендә һәм структурасында үзгәрешләр юк.
Рус теле, рус әдәбияты, биология һәм тарих буенча имтихан биремнәренең барлык төп характеристикалары сакланган. Формулировкаларда һәм беренчел балларда бераз үзгәрешләр бар. Мәсәлән, рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган. Биология буенча имтихан вакыты 210 минуттан 235 минутка кадәр озайтылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз