Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда район укытучылары ачык дәрес бирде һәм остаханә үткәрде
Татарстанның биш район педагоглары җиңү өчен көрәште.
(Чистай, 9 март, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гүзәл Гомәрова). Чистай Татарстанда узучы «Ел укытучысы -2021» Бөтенроссия конкурсының зона этабын кабул итте.
Алексеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Чистай районнары педагоглары 2нче лицей базасында һөнәри күнекмәләрен күрсәтте. Ике көн дәвамында 20 укытучы дәресләр һәм мастер-класслар бирде.
Әлеге конкурста районны 3нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Хәйруллина, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Екатерина Арсеньева, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә районны 2 нче лицейдан Гөлнәфис Сираева тәкъдим итте.
«Педагогия дебюты» номинациясендә Чистай данын 2нче лицейың тарих һәм җәмәгать белеме дәресләре укытучысы Екатерина Колпакова яклады.
Конкурс нәтиҗәләре республика буенча зона этаплары төгәлләнгәч, игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз