news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга институтында татар теле дәресләренә язылырга мөмкин

Югары уку йорты укытучылары дәресләрне бушлай үткәрә.

Алабуга институтында татар теле дәресләренә язылырга мөмкин
«Новая Кама»

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 8 сентябрьдә Алабуга институтында татар теле дәресләре башланды. Алар 24 майда тәмамланачак. Югары уку йорты укытучылары дәресләрне бушлай үткәрә. Теләгән һәр кеше татар телен өйрәнергә килә ала.

Дәрескә йөрүчеләр программаны узып бетергәч зачет бирәчәк һәм курс узу турында сертификат алачак. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.

Укулар институтның төп уку бинасында (Казан урамы, 89 йорт) һәм Фәнни коллаборация йортында (Төзүчеләр урамы, 16 йорт) узачак. Төркемнәргә 12 шәр кеше алалар. Укулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кичке вакытта узачак.

Дәресләргә 8 (85557) 7-51-98 һәм 8-906-123-88-17 телефоннары буенча язылырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot