news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана.

Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шул ук вакытта, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.

Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100