news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта грипп таралу аркасында мәктәпләр дистанцион укуга күчерелә

Секцияләр, түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатыла.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдән Оренбург мәктәпләре грипп һәм ОРВИ авыруы таралуга бәйле дистанцион укуга күчә.

Электрон белем бирү технологияләрен кулланып, дистанцион уку системасына вакытлыча күчү өлкәнең барлык белем бирү учреждениеләренең барлык сыйныф укучыларына да кагылачак. Мәктәпләрдә генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә секцияләр, түгәрәкләр эшчәнлеге вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә РИА Новости.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100